|
|
|
|
Главная » 2011 » Февраль » 12 » Истэлекле очрашу
|
11 нче февраль көнне мәктәбебездә көтеп алган очрашу булды.Очрашуга профессор ,ТР Дәүләт Советы депутаты Зыятдинов Азат Шаймуллович һәм районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рина Ринадовна килде. Укучылар очрашуга зурлап әзерләнде.”Тукайның 125 еллыгына” багышлап һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.Укучылар иҗаты тәкъдим ителде,”Туган ягым Ашыт буе "дигән темага музыкаль программа күрсәтелде. Азат Шәймулович чыгышларны зур кызыксыну белән тыңлады.”Сез горур,максатчан ,иҗади икән...” дип башлап китте ул үзенең чыгышын.Тукай шигырьләре белән үрелеп, гап-гади сүзләр белән, гаҗәеп катлаулы тоелган вакыйгаларны искиткеч осталык белән аңлатып бирде Азат абый.Аның һәрбер сүзендә олы мәгънә,зур тормыш тәҗрибәсе ята иде.Аксакалның яшь буынга җиткерәсе килгән уй-фикерләре ,теләкләре күп иде. Республикабыз кунагы белән әңгәмә бик җылы һәм җанлы шартларда узды.Укучылар бер-бер артлы аңа үзләренең сорауларын яудырдылар.Балалар аның күпкырлы җәмәгать эшлеклесе генә түгел,ә иҗат кешесе дә икәнен белеп гаҗәпкә калды. Очрашу бик күңелле һәм файдалы булды.
|
Просмотров: 1067 |
Добавил: abasch
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|